Зәйдә “Ялкын” хәрби- патриотик клубы ачылды

2018 елның 29 июне, җомга

Казан урамы 8нче йортның беренче катында элек башка максатларда файдаланылган 385 квадрат метр мәйдан клуб өчен капиталь төзекләндерелде. Әлеге объектны ремонтлауга республика бюджетыннан 4 миллион сум , җиһазлауга – өстәмә 400 мең сум акча бүлеп бирелде. Бинаның керү өлешен төзекләндерүгә җирле бюджеттан 360 мең акча тотылган. ”Ялкын” шәһәрдәге хәрби-патриотик клубларның үзәгенә әвереләчәк, “Гвардия”, “Боец” һәм “Дружина” клублары да шушы бинага күчте. Биредә хәрби-патриотик юнәлештә эш җәелдерү өчен барлык шартлар тудырылган: шөгыльләр өчен бүлмәләр, уен һәм спорт өчен дә заллар бар. Зәй эзтабарлары отрядларының сугыш эзләре буйлап йөреп алып кайткан табылдык- экспонатлары да хәзер “Ялкын”да махсус музейда җыела. Клубны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Разиф Галиевич чыгышында соңгы 3-4 елда шәһәр-районда әлеге төр объектларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелүен, балалар һәм яшьләребезгә шөгыльләнү өчен шартларның елдан-ел яхшыра баруын билгеләп үтте, клубка кирәк-яраклар алырга 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. Бүгенге көндә шәһәрдә балалар һәм яшьләр өчен яшәү урыны буенча төрле юнәлештәге 11 клуб исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International