ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Районыбыз кырларында эш тынып тормый. Хәзерге вакытта авыл кызу печән өсте мәшәкатьләре белән яши. Механизаторлар күпьеллык үләннәрне чабып, терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе
Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү максатында 29 июнь көнне әйләнә-тирә мөхитне саклау мәсьәләләре буенча Казан районара табигатьне саклау эшләре прокуроры А. Хәбиров белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ф. Шакиров берлектә гражданнарны кабул итү үткәрә.

26
июнь, 2018 ел
сишәмбе
Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән.
6 июль көнне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы прокурорының хокук тәэмин итү буенча өлкән ярдәмчесе И.С. Петрова катнашында зәйлеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабул итәчәк.
“Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе “Россия юристлары берлеге” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы белән берлектә 29 июнь көнне бердәм бушлай юридик ярдәм көне оештыра.
Бүген - 26 июнь Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.
Бәйрәм тантанасы Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылды. Анда шәһәр һәм районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Тормышларында башка кабатланмас моңсу да, шатлыклы да мизгелләр белән егет- кызларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады.
Шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гиназиясен быел 28 укучы тәмамлады. Аларны тәбрикләргә укытучылары, әти-әниләре, якыннары белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та килде.

25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның 29 июнендә көндезге сәгать 2дә Зәй мәшгульлек үзәгендә “Вакансияләр ярминкәсе” булачак. Анда ике оешма – “Метроэлектротранс” МУП, “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнашачак.Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 425 эш урынына 9 вакансия тәкъдим ителәчәк.
25 нче июнь аппарат киңәшмәсе Никифоров урамы, 71нче йортта булган шартлау нәтиҗәсендә гомерләре өзелгәннәр истәлегенә бер минутлык тынлыктан башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов киңәшмәдә катнашучыларны шәһәрдә килеп туган гадәттән тыш хәл турында белешмә белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International