Зәйдә “Эш бирүче көне” узды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе
Бүген “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә «Эссен Продакшен АГ» АҖ вәкилләре катнашында “Эш бирүче көне” узды. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 6 вакансия буенча 38 эш урыны тәкъдим ителде, бушлай вахта йөрүе, эш шартлары һәм эш эзләүчеләргә таләпләр, медицина тикшерүе үтү тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Тәкъдим ителгән вариантлар буенча эш тапмаучы гражданнар мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр һәм “Россиядә – эш” порталы мөмкинлекләре белән таныштылар. Ярминкәгә барлыгы 16 кеше килде, аларның 5се даими эш урынына юллама алды. Әлеге оешмага эшкә чакыру дәвам итә, кызыксынучылар “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә 8(85558) 7-15-43 телефоны буенча кирәкле мәгълүматны ала ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International