Зәйнең яшь көрәшчеләре осталыкларын арттыра

2018 елның 2 июле, дүшәмбе
25 июньдә “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр “Берсут” лагерена киттеләр. Мамадыш районында урнашкан әлеге лагерьда яшь спортчылар уку-тренировкалар уза. Зәйдән аның өчен 8 кеше сайлап алынган. Ходжаев Раил, Латыпов Илназ, Абдулхаков Малик, Хөснуллин Руслан, Дәүләтов Алмаз, Салихов Тимур һәм Хисматуллин Александр республиканың төрле районнарыннан җыелган спортчылар белән берлектә спорттагы осталыкларын арттыралар, алда торган ярышларга әзерләнәләр. Уку-тренировкалар 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International