Зәйдә “Үлемсез рота” акциясе узды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе
1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечен, Белоруссия, Молдавия, Азәрбайҗан республикаларында, Литвада хезмәт итүчеләр билгеләп үтә. Зәйдә бу уңайдан “Үлемсез рота” дип исемләнгән акция үткәрелде. Аны Антон Миронов җитәкчелегендәге “Застава” клубы оештырды. Чик хезмәте ветераннары, кайнар нокталарда хезмәт иткән солдатлар, шәһәрнең балалар һәм яшьләр патриотик оешмалары әгъзалары Р.Фәрдиев исемендәге паркка җыелды. Әфганстан һәм Чечен сугышларын 470 Зәй егете үз җилкәсендә татыган, 10сы- хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Акциядә катнашучылар аларның фоторәсемнәрен тотып, шәһәр урамнары буйлап уздылар. Җиңү бульварындагы һәйкәл янында вакытсыз гомерләре өзелгән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International