Яшьләр көне уңаеннан уздырылучы бу чараның олысын - кечесен күпләп җыюы күңелле күренеш. Анда спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүчеләрне дә, рәсем, җыр, бию сәнгате белән мавыгучыларны да, сабыйларын аттракционнарда уйнатучы әти-әниләрне дә күрергә мөмкин иде. - Паркыбыздагы "Яшьләр" мәйданчыгының яшьләребез, зәйлеләр тарафыннан шулай киң файдалануы куанычлы. Бу урын һәрвакыт шулай сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны берләштерсен, бирегә тартсын, - дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов. Ул һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов бертөркем яшьләр эшләре белгечләренә, активистларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Араларында иң зур бүләкне "Форпост" җитәкчесе Алексей Алексеевның алуы аеруча куанычлы булды. Аңа Разиф Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды.