Зәйдә медицина отряды эшли башлады

2018 елның 2 июле, дүшәмбе
1 июльдән Идел буе федераль округы студентлар медицина отрядлары проекты старт алды. Безнең шәһәрдә ул “Доктор Зай” исеме астында оештырыла. Район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре бу көннәрдә шәһәребезгә килгән 25 студентны каршы алды. Алар - барысы да төрле медицина уку йортларында белем алучылар. Хәзер безнең үзәк дәваханәдә Мәскәү, Түбән Новгород, Пермь, Оренбург, Төмән, Чиләбе, Ульян, Чабаксар шәһәрләреннән җыелган студентлар урта медицина белгечләре сыйфатында эшләячәк. Шулай ук әлеге медицина отряды июль, август айларында халык арасында заманча медицинаның мөмкинлекләрен аңлату буенча да профилактик эш алып барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International