Зәй көрәшчеләре җиңүчеләр рәтендә

2018 елның 2 июле, дүшәмбе
Узган атнада Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча егетләр һәм кызлар арасында Бөтенроссия турниры узды. Турнирда Россиянең 12 төбәгеннән 350 кеше катнашты. Безнең “Зәй” мәктәбендә тренерлар Илнур Хуҗин һәм Рамил Салихов кул астында шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште: Илназ Латыйпов – җиңүче, Руслан Хөснуллин һәм Раил Ходжаев бронза призерлары булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International