ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды.
Бу көннәрдә Төркиядә “Кояш йорты - Төркия” дип аталган халыкара III балалар иҗат фестивале үтте. Анда Зәйдән “Энергетик” Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” вокаль - хореография ансамбле дә катнашты.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов үзенең эш көнен шәһәр предприятиеләре эшчәнлеге белән танышудан башлады. Зәй йөзен билгеләүче электр станциясе, “Мефро уилз Руссия - Зәй заводы” һәм “ТатЭК” ҖЧШләрендә булды, аларның һәркайсында предприятие җитәкчеләре белән очрашып, җитештерү цехларында эш барышы белән танышты.
Бүген хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет- финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы узды.

4
июль, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген район яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “ЭКО-стайл” экологик яшьләр хәрәкәте командасы әгъзалары Зәй елгасы яр буен, шәһәр пляжын чүп-чардан арындыруда катнашты.
Семинар эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Кунаклар җирлеккә керүче Иске Елан һәм Гүлкин авылларының социаль объектларын карадылар, Иске Еланда яңа су белән тәэмин итү системасының ешлык үзгәртү җайланмасын ачу тантанасында катнаштылар.
Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле Зәйдә аннан мөмкин кадәр яхшырак файдаланып калу өчен максатчан эш алып барыла. Быел программага 17 күпфатирлы йорт кертелде.

3
июль, 2018 ел
сишәмбе
Быел бәйрәм илдә юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 82 ел тулуга багышланды. Район юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны тантаналы төстә эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Симцов, ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин, ветераннар Ринат Габбасов, Вадим Васильев тәбрикләде.
Июль аенда Зәйнең тагын 64 укучысы хезмәт вахтасына чыкты. Яшүмерләр Зәй ГРЭСына - ярдәмче эшче һәм территорияне җыештыручы, “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениесенә әйдаманнар һәм яшелләндерү хуҗалыгына эшчеләр итеп урнаштырылды.
1936 елның 3 июлендә Халык комиссарлары Советы карары белән эшче-крестьян милициясенең баш идарәсендә дәүләт автомобиль инспекциясе оештырыла. 1998 елда инде күнегелгән ГАИ аббревиатурасын ГИБДДга (ЮХИДИ) алыштырып куялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International