Зәйдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2018 елның 29 июне, җомга
Бәйрәм “Энергетик” мәдәният сараенда ныклы әзерлек һәм зур оешканлык белән үтте.Гомерләрен кеше сәламәтлеге сагында торуга багышлаган хезмәт ветераннарына зал үткәндә ак розалар бүләк иттеләр. Тантаналы чарада катнашучы тармак ветераннарын, табиблар, шәфкать туташларын район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде. Ул бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, район башлыгы Мактау грамоталары тапшырды. Тантана Зәй һәм Казан сәнгать әһелләре чыгышы белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International