ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе
23 октябрь көнне Үзәк китапханә уку залының баш китапханәчесе З. И. Гыйльманова 4 нче мәктәпнең 5 “А” сыйныфы укучылары янында кунакта булып, «Яхшы манера дәресләре» дигән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрде.
“Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Зәй шәһәре мәчете вәкилләре белән берлектә күп балалы, аз керемле гаиләләрне яшелчәләр белән тәэмин итүне оештырдылар.
23 октябрьдә социаль – негатив күренешләрне, хокук бозуларны, наркотикларның таралуын кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгы кысаларында Зәй политехник көллияте яшүсмерләре, Зәй муниципаль районы җитәкчеләре, физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча турнир узды. Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында – ЗПК егетләр командасы, 2 урында – физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре командасы, 3 урында-ЗМР җитәкчеләре командасы. Командалар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде.
23 октябрь көнне “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә чираттагы “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Ярминкәдә сигез оешма – “КАМАЗ” Автомобиль заводы АҖ, “МТ-Групп” ҖЧШ, “КАМАЗ” Тимер заводы АҖ, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ, “КАМАЗ” Кою заводы АҖ, “КАМАЗ” Пресс-рам заводы АҖ, “КАМАЗ” Двигательләр заводы АҖ, “КАМАЗ” Логистика үзәге АҖ вәкилләре катнашты.

23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе
Быел бөтен дөнья бөек язучы һәм фикер иясе Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуны билгеләп үтә. Дөнья әдәбияты классиклары арасында аның исеме беренче урын алып тора. Үз заманының мөһим проблемаларын күтәргән әсәрләре авторга дөньяга танылу алып килде.
Бүген администрациянең кече залында " ТКХ системасында хезмәтне саклау кагыйдәләре. Хезмәтне саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә куркынычсызлык техникасы» темасына Координация советы утырышы узды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агрофирма җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында районның кайбер хуҗалыкларында булып кайтты.
22 октябрьдә хакимиятнең зур залында өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының утыз бишенче утырышы узды.

22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Ульяновск шәһәрендә Россиянең спорт остасы, Дөнья һәм Европа чемпионы Шамил Садриев истәлегенә ирекле көрәш ярышлары узды. Ярышларда 250 спортчы бил алышты. “Зәй” спорт мәктәбеннән анда 9 спортчы катнашып, Илназ Латыйпов үз үлчәү категориясендә беренче урынны алды, Руслан Хөснуллин икенче урынга чыкты.
Зәйдә ике көн дәвамында барган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең сайлап алу туры зур гала- концерт белән тәмамланды. «Энергетик» мәдәният сараена җыелган иҗат коллективларын, мәртәбәле жюри һәм тамашачыны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International