Зәйдә хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы узды

2018 елның 23 октябре, сишәмбе
Бүген администрациянең кече залында " ТКХ системасында хезмәтне саклау кагыйдәләре. Хезмәтне саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә куркынычсызлык техникасы» темасына Координация советы утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары - хезмәтне саклау буенча Координация советы рәисе Николай Нифатов алып барды. Көн тәртибе буенча мәгълүмат белән «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ генераль директоры Галина Камышова, «Унайлы йорт», «17 подъезд», «Тугыз катлы йорт», «Иске Зәй» торак милекчеләре ширкәтләре идарәчеләре чыгыш ясады. ТКХ өлкәсендәге яңа таләпләр, мәҗбүри инструктаж, саклану чаралары, хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык һәм җәза чаралары турында фикер алыштылар. Утырышка Николай Нифатов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International