ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре белән халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Бүген Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбендә мәктәп ачылуның егерме еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарага мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар, ветераннар, әти-әниләр, кунаклар чакырылган иде.
Бүген Зәй районында Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы кичә узды. Бәйрәм табынына гомерләрен төзүче һөнәренә багышлаган кырыктан артык кеше җыелды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең икенче сайлап алу туры башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән фестивальдә катнашучылар һәм компетентлы жюри алдында сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады.
Сугыш чоры балалары истәлегенә 18 октябрьдә музейда «Тарихи хәтер»проекты эгидасы астында «Сугыш урлаган балачак» дигән театральләштерелгән чара узды.
18 октябрьдә Югары Мәлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлегенең Зәй районы бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов белән очрашу узды. Ул укучылар алдында «Урамда йөри беләсеңме?» темасына чыгыш ясады. Чара уен формасында узды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар.

18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй районы механизаторлары шикәр чөгендере казуны төгәлләделәр. Татлы тамыр 9200 гектар мәйданнан җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 440 центнер тәшкил итте. Соңгы гектарларны казуда «Ропа» маркалы 12 чөгендер җыю комбайны эшләде. Тулаем җыем 403 мең тонна тәшкил итте. Шикәр заводы Зәй районы агрофирмаларыннан 215 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте, ел уңышын тапшыру дәвам итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов авыл җирлекләрендә капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Ул эшен Бигеш авыл җирлегеннән башлады. Биредә мәктәп ашханәсен төзекләндерү һәм авыл клубында санузел төзү буенча эш алып барыла. Кадер авыл җирлегендә Илнар Хафизов мәктәп территориясендә төзелгән яңа хоккей тартмасын карады.
2018 елның 23 октябрендә көндезге сәгать 10да “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Вакансияләр ярминкәсе” булачак. Ярминкәдә биш оешма – “КАМАЗ” Автомобиль заводы АҖ, “МТ-Групп” ҖЧШ, “КАМАЗ” Тимер заводы АҖ, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ, “КАМАЗ” Кою заводы АҖ вәкилләре катнашачак.

17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе
“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Көчәнеш астында эшләү үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү шәхси учреждениесе җитәкчесе белән очраштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International