Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Л.Н.Толстойның тормыш һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрделәр

2018 елның 23 октябре, сишәмбе
Быел бөтен дөнья бөек язучы һәм фикер иясе Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуны билгеләп үтә. Дөнья әдәбияты классиклары арасында аның исеме беренче урын алып тора. Үз заманының мөһим проблемаларын күтәргән әсәрләре авторга дөньяга танылу алып килде. Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә «Лев Николаевич Толстой» исемле электрон презентация белән әдәби сәгать узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре 7 сыйныф укучыларын бөек рус язучысы биографиясе белән таныштырдылар. Толстой утары буенча «Ясная Поляна буйлап сәяхәт» исемле виртуаль сәяхәт оештырылды. Балаларга Толстой йорты, гаиләсе, ата-аналары, Ясная Полянаның гүзәл табигате, мәктәбен чагылдырган слайдлар күрсәттеләр. Ахырда китапханәчеләр укучыларга китап-иллюстратив күргәзмә тәкъдим иттеләр, шулай ук балалар белән узган чара буенча викторина уздырылды. Балалар барлык сорауларга да мавыктыргыч һәм төгәл җаваплар бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International