Зәйдә район Советы утырышы узды

2018 елның 23 октябре, сишәмбе
22 октябрьдә хакимиятнең зур залында өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының утыз бишенче утырышы узды. Депутатлар Зәй муниципаль районында җәмәгать тыңлаулары (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Положение; Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарының аның составына керүче авыл җирлекләре һәм күрсәтелгән органнарның вазыйфаи затлары тарафыннан норматив булмаган хокукый актларны, законсыз карарларны һәм гамәлләр (гамәл кылмау) дип тану турында судларның, арбитраж судларның законлы көченә кергән карарлары нәтиҗәләре буенча хокук куллану практикасы мәсьәләләрен карау турында; Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 13 апрелендә кабул ителгән 279 номерлы «Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, контроль-хисап палатасы рәисе, Зәй муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмә хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында; Зәй муниципаль районы Советының 2015 елның 16 октябрендәге 21 номерлы «Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәт вакант вазыйфасын биләүгә конкурс турында Нигезләмә»; Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының “Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины” исемен бирү турындагы нигезләмәне раслау хакында 2009 ел, 13 апрель, 301 нче карарына үзгәрешләр кертү турында; Зәй муниципаль районы Советының «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины” исемен бирү буенча комиссия төзү турында 2009 ел, 13 апрель, 309 нчы карарына үзгәрешләр кертү турында (комиссия составы) чыгышларны тыңладылар. Утырышны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы рәисе Разиф Кәримов алып барды. Депутатлар тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International