Зәй егетләре- ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ачык турниры җиңүчеләре

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе
Ульяновск шәһәрендә Россиянең спорт остасы, Дөнья һәм Европа чемпионы Шамил Садриев истәлегенә ирекле көрәш ярышлары узды. Ярышларда 250 спортчы бил алышты. “Зәй” спорт мәктәбеннән анда 9 спортчы катнашып, Илназ Латыйпов үз үлчәү категориясендә беренче урынны алды, Руслан Хөснуллин икенче урынга чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International