Зәйдә “Изгелекләр эшлик” акциясе оештырылды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе
“Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Зәй шәһәре мәчете вәкилләре белән берлектә күп балалы, аз керемле гаиләләрне яшелчәләр белән тәэмин итүне оештырдылар. Әлеге чараның максаты балигъ булмаган балалар тәрбиләүче гаиләләрнең азык-төлек запасын тулыландыру гына түгел, ә тирә-ягыбыздагы мохтаҗ кешеләргә битараф булмаска кирәклеген тагын бер кат искә төшерү. Изгелек – кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек тормышны, яшәүне саклый. Кеше яшәвенең төп мәгънәсе- изгелек кылу, яхшылык эшләү. Игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булсак иде. Ярдәм алган һәр гаилә чараны оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International