Зәйдә күптән көтелгән вакыйга – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында бөртекле культураларны һәм шикәр чөгендерен җыю вакытында уңышларга ирешкән алдынгыларны хөрмәтләделәр. Слетта алдынгыларны район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов котлады. Николай Леонидович Зәй районы аграрийларын башка муниципалитетларга үрнәк итеп куйды. - "Зәй районы-Татарстанда икмәк, шикәр һәм сөт җитештерү буенча алдынгы муниципалитетларның берсе.Зәйлеләрнең берничә ел дәвамында куелган планны күпкә арттырып үтәүләре хакында билгеләп үтте. Барысы да район башлыгы һәм район аграрийларының уртак хезмәт нәтиҗәсе- дип ассызыклады ул үзенең чыгышында. Бүгенге бәйрәм чарасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре төрле бүләкләргә ия булдылар. Алар арасында : «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исемнәре, Рәхмәт хатлары һәм республика һәм район дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары ияләре дә бар иде. Җитәкчеләр һәм хезмәткәрләргә акчалата премияләр тапшырылды.Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен, район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга йөз мең сумлык акчалата премия тапшырылды. Бу премиягә «Зәй» агрофирмасыннан Андрей Митрофанов, Айрат Сафин, Рамил Сибгатуллин, «Зәй шикәре» агрофирмасыннан Валерий Бутяев һәм «Восток» агрофирмасыннан Дамир Шәйгәрданов ия булды. Бәйрәм дәвамында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен «Сәйлән» бию ансамбле, «Улыбка» хореография коллективы, «Каприз» хореография ансамбле, «Татарстан» бию ансамбле, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов үзләренең матур чыгышлары белән куандырды.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов хокук тәртибен саклау җәмәгать пункты хезмәткәрләре белән 2018 елның 9 аенда башкарылган эшләр буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар билгеләнмәгән урыннарда килештерелмәгән реклама урнаштыру, Зәй шәһәре һәм районында чисталык һәм тәртипне саклау, районның мәгариф учреждениеләре буенча профилактик әңгәмәләр үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара барышында район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов алдагы эш планы буенча тиешле күрсәтмә һәм киңәшләрен бирде.
«Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре» номинациясендә, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе җаваплы секретаре Кашапов Тәлгать Рәфәгәт улы 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында Разиф Кәримов үзәк район хастаханәсенең хирургия корпусының операция блогында, С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә, ресурс үзәгендә, Зәй агросәнәгать паркында һәм Зәй-2 дә пляжда булды. Район башлыгы белән берлектә әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәтләр вәкилләре катнашты. Ремонт эшләре бара торган барлык объектларда булганда, район башлыгы төзүчеләрнең һәм подрядчыларның эшләрен башкару сыйфатына, үз өстенә алган йөкләмәләрне вакытында үтәү зарурлыгына аерым игътибар итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Разиф Кәримов җаваплы хезмәткәрләргә тиешле күрсәтмәләрне бирде.