Зәйдә социаль тискәре күренешләрне, хокук бозуларны кисәтү атналыгы кысаларында мини-футбол буенча турнир узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе
23 октябрьдә социаль – негатив күренешләрне, хокук бозуларны, наркотикларның таралуын кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгы кысаларында Зәй политехник көллияте яшүсмерләре, Зәй муниципаль районы җитәкчеләре, физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча турнир узды. Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында – ЗПК егетләр командасы, 2 урында – физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре командасы, 3 урында-ЗМР җитәкчеләре командасы. Командалар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International