Зәйдә "Яхшы манера дәресләре" дигән файдалы мәгълүмат сәгате узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе
23 октябрь көнне Үзәк китапханә уку залының баш китапханәчесе З. И. Гыйльманова 4 нче мәктәпнең 5 “А” сыйныфы укучылары янында кунакта булып, «Яхшы манера дәресләре» дигән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрде. «Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы кысаларында үткәрелүче чараның максаты балалар игътибарын яхшы тон кагыйдәләренә җәлеп итү, этикет кагыйдәләре буенча аралашуның өстенлекле якларын күрсәтү иде. Китапханәче укучылар белән "этикет» төшенчәсенең үз эченә ниләр алуы, хәзерге җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гаилә һәм сөйләм этикасы турында сөйләде. Балалар бергә нинди кешене чын-чынлап әдәпле һәм тәрбияле дип атарга мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Укучылар “Этикет белгечләре», «өстәлне сервировкалау» конкурсларында актив катнаштылар, «Яхшы манералар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Түбәндәге сорау бәхәс тудырды: "Ике егет булган бинага кыз керә. Бу очракта кем беренче булып исәнләшергә тиеш?». Кызлар беренче булып егетләр исәнләшергә тиеш дип саный, ә егетләр киресен уйлый һәм, чыннан да, бу очракта, этикет кагыйдәләре буенча, кыз кеше беренче булып исәнләшергә тиеш. Чара ахырында балалар бик мөһим нәтиҗә ясадылар - үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең, башка кешеләргә карата шундый мөнәсәбәттә булырга кирәк. Шуңа күрә без үзебезне тирә-юньдәгеләргә янәшәбездә яшәү җиңел һәм күңелле булырлык итеп тотарга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International