Район башлыгы Разиф Кәримов хуҗалыкларда булып кайтты

2018 елның 23 октябре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агрофирма җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында районның кайбер хуҗалыкларында булып кайтты. Алар “Зәй” агрофирмасының Ялкын, Югары Шепкә бүлекчәләре сөт комплекслары, , «Зәй шикәре» агрофирмасының Сәвәләй бүлекчәсе товарлыклы- сөтчелек комплексы, «Заман» бүлекчәсе симертү комплексы, «Нива»ҖЧҖ сөт комплексында булдылар. Агросәнәгать комплексы белгечләре белән эшлекле сөйләшүнең төп темасы - сөт җитештерү технологияләрен үтәү һәм җитештерү күрсәткечләрен арттыру. Күрсәткечләрнең кимүенә юл куйган "Нива» ҖЧҖ белгечләренә кисәтү ясалды. Шулай ук Рәзиф Кәримов район хуҗалыкларында сенаж траншеясына сыттырылган кукуруз орлыгын салу барышын карады, терлекләрне тоту һәм ашату шартлары белән танышты, Сәвәләй авылындагы товарлыклы- сөтчелек фермасында терлекләрне технологик төркемнәргә бүлү эше буенча киңәшләрен бирде. Район башлыгы шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләрен башлау барышы белән танышты, Якты Күл, Маврин, Чыбыклы карьерларында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International