ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
"Энергетик» мәдәният сараенда авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар янына заманча мультфильм геройлары белән бергә Кыш бабай һәм Кар кызы килде, балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән һәм интерактив уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар. Һәр балага татлы бүләк тә тапшырылды.

Бүген зәйлеләр  агросәнәгать паркын - республиканың беренче пилот проектын ачу шаһиты булдылар. Яңа объектны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвестор Илшат Фәрдиев, «Агросила» холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров катнашты.

2018 елның 11 ноябрендә беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга нәкъ 100 ел тулды. 11 ноябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән хәзер Россиядә дә, Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә. Шушы көннәрдә Зәй туган якны өйрәнү музеенда әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чара узды.

Бүген Зәй-2 дә «Агрокөч»акционерлык җәмгыятенең 5-нче номерлы үзәк ремонт цехы тантаналы рәвештә ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвестор Илшат Фәрдиев, «АгроКөч» холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов катнашты.

26 яшьлек Зәй кызы Наталья Макарова хезмәт вазыйфаларын үтәүгә кереште. Хәзер ул рәсми рәвештә “Белая лилия” сәламәтләндерү студиясендә клиентлар белән эшләү буенча менеджер.

26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген Урсай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф.Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Күчмә семинар башланганчы авыл җирлекләре башлыклары Александр бистәсендә административ бина ачу тантанасында катнаштылар.

25 декабрьдә Казанда Республика Яңа ел чыршысы узды. Быел Яңа ел тамашасына бөтен Татарстаннан 8 мең бала килгән. Чакырылган балалар арасында үзләрен укуда, иҗатта, спорт һәм иҗтимагый тормышта уңышлы күрсәтүчеләр, шулай ук ярдәмгә  мохтаҗ балалар да бар иде.

Район башлыгы Чыршы бәйрәме 2018 елның 26 декабрендә «Энергетик» мәдәният йортында узды. Бу чара ел саен укучыларны укыту, спорт, фәнни, иҗади, интеллектуаль һәм башка эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләү максатыннан үткәрелә.
Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте. Анда төрле тематик мәйданчыклар корып куелган иде һәм сәүдә рәтләре гөрләп эшләде. Балалар өчен аттракцион да урнаштырылган иде.

Террорчылык һәм экстремистлык характерындагы җинаятьләрне, шулай ук аларның ярдәмчеләре булырга мөмкин булган затларны ачыклау максатыннан, гомүмән алганда түбәндәге элементларга игътибар итәргә кирәк: - йорт подъездлары һәм түбәләрендә, шулай ук подвалларда, һәм йорт яны территорияләрендә шикле предметлар (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ.б.лар; йорт яны территорияләрендә иске автотранспорт чараларын кую һәм озак саклау; кыска вакытка яшәп тору өчен бирелә торган фатирлар (айдан да кимрәк), өелеп торучы тартма һәм капчык өемнәре, аерым кеше яшәми торган биналарда химик матдәләрнең күп булуы һәм озак саклануы, анда таралган үзенчәлекле искә игътибар итәргә кирәк. Аеруча, мөселман диненен тотучыларга ошатып киенгән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән затлар (Төньяк Кавказ республикаларыннан чыккан кешеләр) һәм чит ил гражданнары (иң беренче чиратта, БДБ һәм гарәп илләренең Урта Азия илләреннән килүчеләр)гә карата аеруча игътибарлы булу кирәк. Аерым урыннарда җыелган, өс-киемнәре тиешле сезонга туры килмәгән, үзләренең тышкы кыяфәтләрен нык үзгәрткән, шулай ук ясалма чәч кигән затларга карата шик-шөбһәләр килеп туган очракта, РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге - 02, 8 (85558)7-02-02, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй шәһәрендә бүлеге белән -8(85558)7-14-69, 89274605669 шик уяткан затларны тикшереп торуны оештыру чараларын күрү мөмкинлеге буенча хәбәрләшү мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International