Зәйдә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе
Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте. Анда төрле тематик мәйданчыклар корып куелган иде һәм сәүдә рәтләре гөрләп эшләде. Балалар өчен аттракцион да урнаштырылган иде. Төп тамаша үзәк сәхнәдә барды. Барысы да фаер-шоудан башланды. Анда «2019» язуы кабынды, ике Кыш Бабай һәм Кар кызы барлыкка килде. Әкият персонажлары сәхнәгә үзләренең ярдәмчеләрен чакырдылар. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады. - Зәйне лаеклы рәвештә алдынгы шәһәр дип атарга була, бездә эш урыннары, икьтисадны үстерүче предприятиеләр һәм алдынгы авыл хуҗалыгы бар. Бу ел уңышлы булды. Киләсе ел да үзенең нәтиҗәләре белән сөендерер дип ышанабыз, - диде район башлыгы. Аннан соң Разиф Кәримов, Кыш Бабайлар һәм Кар кызы бердәм булып, шәһәрнең төп чыршысын кабызуны сорадылар. Кичә ахырында зәйлеләргә иҗат коллективлары һәм башкаручыларның концерт программасы тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International