24 декабрьдә Мирный бистәсе паркында, яңа ел чыршысын ачу тантанасы кысаларында, «Тылсымлы маҗаралар» дигән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне ачуда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мария Гарапшина катнашты.
21-23 декабрьдә "Ялта-Зәй" үзәгендә "Иң көчле чаңгычы - узышчылар ярышы" Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 туры узды. Ярышлар өч яшь категориясе буенча үткәрелде.
21 декабрь көнне 1нче урта мәктәпнең хоккей мәйданчыгында, Зәй муниципаль районының гомуми белем бирү авыл мәктәпләре командалары арасында, Кыш Бабай призына хоккей буенча турнир узды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Совет әгъзалары каравына «Зәй Су каналы» ҖЧҖнең 2018 елның 10 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнар турындагы мәсьәлә чыгарылды. Доклад белән «Зәй Су каналы» ҖЧҖ директоры С. Г. Федоров чыгыш ясады. "Зәй Су каналы» ҖЧҖ 2015 елның 1 июлендә Зәй шәһәре Башкарма комитеты белән төзелгән концессион килешү нигезендә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча эшчәнлек алып бара. Предприятие 196,522 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләргә хезмәт күрсәтә. Агымдагы елның 10 аенда предприятие акчасына 18 авария төзекләндерелгән, 45 суүткәргеч кое капиталь ремонтланган, 3 янгын гидранты алмаштырылган һәм ремонтланган, су алу җайланмалары һәм су насосы станцияләре биналарына өлешчә ремонт ясалган. Су кертү буенча 35 канализация коесы капиталь ремонтланган, КНС-4 насосы алмаштырылган, Ленин урамы, 1в һәм төзүчеләр урамы, 6 һәм 9 адреслары буенча канализация чыгарылышлары алмаштырылган. Агымдагы елның ремонт чорында җитештерү программасында каралган акчалар хисабына барлыгы 1 км. 732 метр озынлыктагы суүткәргеч алыштыру эшләре башкарылган. 444 метр озынлыктагы Агросәнәгать паркына суүткәргеч сузылган. Зәй-2 микрорайонында урнашкан пляжда 220 метр озынлыкта салкын су белән тәэмин итү торбалары салынган һ.б.лар. Предприятие энергия белән тәэмин итү программасы нигезендә энергия куллануны киметү буенча системалы эш алып бара. Салымнар һәм мәҗбүри иминият кертемнәре буенча бурычлар юк. Утырыш барышында предприятие директоры С.Г.Федоров, 2019 елда башкарылачак капиталь ремонт планнары турында да хәбәр итте. Икътисади совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.