Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Зәй районына эш сәфәре кысаларында, «Алтынчәч» балалар бакчасында һәм 7нче мәктәптә булды. Министр капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәпкәчә учреждениеләрдә булды һәм андагы берничә төркемне карап чыкты.