Бездә дә быел - Кубань уңышы

2012 елның 29 декабре, шимбә

26 декабрьдә шикәр заводы чөгендер эшкәртү сезонын рекордлы күрсәткеч белән тәмамлады. Завод барлыгы 702 мең тоннадан артык татлы тамыр эшкәртеп, 100500 тонна шикәр комы, 29 мең тонна гранулалы шикәр түбе җитештерде. 46 еллык тарихы булган заводта бу - моңарчы күрелмәгән рекорд. Завод шикәр җитештерү буенча лидерлар саналган Кубань, Липецк, Воронеж шәһәрләре рәтенә басты. Кыскасы, Россиядә шикәр җитештерүче заводлар арасында беренче бишлектә ул. Шунысы да куанычлы, татлы тамырның төрле күрсәткечләре дә югары: шикәрлелек - 16,94; чыгышы 14,6 процент тәшкил итә. Мондый зур уңышка авыл хезмәтчәннәренең чөгендер эшкәртү технологиясен төгәл һәм тиешле срокларда үтәве, тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Һава шартларының уңай булуы да зур йогынты ясады.

Завод җитештерү куәтен арттыра, технологияләрне камилләштерә бара. Предприятие конкурсларда катнаша, ел саен илкүләм киңәшмә-форум-күргәзмәдә җитештерү һәм технология өлкәсендә уңышлы эшләве өчен Дипломнар белән бүләкләнә. Бер атна элек шикәр заводы Казанда "Югары социаль нәтиҗәлелек буенча Россия оешмасы" Бөтенроссия конкурсының республика турында «Оешманың җитештерү өлкәсендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру» номинациясендә - I, әлеге үк конкурста "Оешманың җитештерү өлкәсендә эш урыннары булдыру һәм аны үстерү" номинациясендә III урын алып, Дипломнар белән бүләкләнде, сертификатларга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International