Рух ныклыгы биюдә чагыла

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Милли мәдәният елы тәмамланды. Куелган максатларга ирешелде. Район-шәһәрдәге 27 милләтнең дә йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап, бәйрәмнәр уздырылып, һәр милләтнең тулы канлы тормыш белән яшәве күрсәтелде.

Декабрь ахырында Милли мәдәният елы кысаларында "Энергетик" Мәдәният сараенда "Рух ныклыгы биюдә чагыла" дип исемләнгән бию фестивале узды. Ул елга нәтиҗә ясау буларак матур итеп оештырылды. Милләтләр кебек биюләр дә төрле. Бию аша тарих, мәдәниятне өйрәнергә була. Кыскасы, бию халыкның тормышын, көнкүрешен, кәефен чагылдыра. Рух ныклыгы биюдә чагыла, дип юкка әйтелмидер. Узган ел дәвамында оештырылган чараларда нинди халык биюләрен генә күрергә туры килмәде?! Алар һәрберсе үзгә, оригиналь.

Район башлыгы Татьяна Воропаева, фестиваль башланганчы сәхнәгә күтәрелеп, Милли мәдәният елы барышы, куелган максатларга ирешү турында сөйләде. Иң мөһиме, төрле милләт вәкилләрен ел тагын да берләштерде, тел, мәдәниятне алышу, аралашу мөмкинлеге бирде. Милли мәдәният елыннан - Шәфкатьлелек елына. Агымдагы 2013 ел районда әлеге шигарь астында узачак. Быел да куелган максатларга ирешеләчәгенә шик юк. Дус-тату яшәүче зәйлеләр мәрхәмәтлелек, игелеклелеккә битараф булмаслар, шәт. Фестивальдә Милли мәдәният елында уңышлы эшләгән авыл җирлекләре башлыклары, җитәкче һәм әйдәүче мәдәният хезмәткәрләре, "Театр яктылыкка илтә" район конкурсында җиңүчеләргә район башлыгы Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Фестивальдә татар, башкорт, рус, чуваш, керәшен, украин, итальян, япон һ.б. халык биюләре башкарылды. Милли киемнәрдән чыгыш ясаган һәр коллектив чыгышы көчле алкышларга күмелде. Бөтен халыкны берләштерүче, рухландыручы чара булды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International