КОЛАЧЛАРЫН САЛЫП ЙӨЗДЕЛӘР

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зәйлеләрне спортка күбрәк җәлеп итү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Спорт олысы-кечесендә рух ныклыгы, ихтыяр көче тәрбияли, нәтиҗәле эшкә әйди. Билбау көрәше, чаңгы, җиңел атлетика, каратэ спорты буенча зәйлеләргә республикада тиңнәр юк. Соңгы елда йөзү спортын үстерү буенча да зур эш алып барыла.

Күптән түгел спорт-сәла-мәтләндерү үзәге бассейнында йөзү буенча район башлыгы призына шәһәр беренчелеге ярышлары уздыру - шуңа ишарә. Мондый ярышның Зәйдә беренче мәртәбә оештырылуы.

Соңгы елларда бассейн тулы көченә эшли дисәк тә була, бирегә көненә 200гә якын кеше йөри. Алар төрле яшьтә: кемдер йөзүне шөгыль итә, кемнәрдер сәламәтлеген ныгыту өчен дип саный. "Зәй" спорт мәктәбеннән исә биредә 200дән артык укучы шөгыльләнә. Алар арасында инде республика ярышларына чыгардай йөзүчеләр дә бар.

Ярышларны башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов ачып, беренчелектә үзләрен сынарга килүчеләрне сәламләде, йөзүнең организм өчен файдасына киңрәк тукталып, районда әлеге спорт төрен тагын да үстерү, нәтиҗәлерәк итү, аңа күбрәк зәйле-не тарту кирәклеге турында сөйләде. Альберт Илшато-вич үзе дә спортның бу төренә битараф түгел. Аны ял көннәрендә бассейнда даими күрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International