ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Безнекеләр көчле

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага 170 көн калып бара. Ул масштабы һәм мөһимлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң беренчелекне били. Тәүге Универсиада 1959 елда Италиянең Турин шәһәрендә үтә. Безнең илдә уеннар Мәскәүдә 1973 елда уздырылган. Казанда 6-17 июльдә узачак җәйге уеннар хәзерге Россия тарихында беренче зур масштаблы, комплекслы спорт чарасы буларак тарихка кереп калачак һәм ул Сочида үтәчәк кышкы Олимпия уеннарын уңышлы үткәрүгә зур этәргеч көч булыр дип көтелә.


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Безнең кызлар булдыра
Чаллыда укучыларның «Имин балачак» төбәкара декоратив-гамәли иҗат конкурсы узды. Анда «Диана» студиясендә шөгыльләнүче Елена Петрова – «Йомшак уенчык» номинациясендә, «Осталар шәһәре» студиясеннән Анастасия Двоеглазова һәм Алия Габидуллина «Нәфис эш» номинациясендә I дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.
III урын алды
Мәскәүдә компьютер иҗаты буенча II Бөтенроссия конкурсы үтте. Анда безнең «Эврика» берләшмәсеннән – Павел Малахов, «Компьютер технологиясе» берләшмәсеннән Анна Штурмина III урын алдылар.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылышта Ватан сагына Зәйдән 102 егет китте. Шулай итеп, районга җиткерелгән бурыч 105 процентка үтәлгән. Бу юлы да хәрби частьларга һөнәри белемле гражданнарны җибәрүгә, ягъни сыйфатка басым ясалган.


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Күптән түгел 90 яшен тутырган Татьяна Сорокина -Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын тырыш хезмәт белән узган җиңүчеләр буынының бер вәкиле. Бу елларда урагын да урган, урман да кискән ул.

Театр коллективлары ярыша
Бассейн озынайтылган режимда эшләде

Боз сарае тынып тормый


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зәйлеләрне спортка күбрәк җәлеп итү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Спорт олысы-кечесендә рух ныклыгы, ихтыяр көче тәрбияли, нәтиҗәле эшкә әйди. Билбау көрәше, чаңгы, җиңел атлетика, каратэ спорты буенча зәйлеләргә республикада тиңнәр юк. Соңгы елда йөзү спортын үстерү буенча да зур эш алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International