Һөнәрле үлмәс, ди безнең халык. Гадәттә кыз балага үрү, чигү, тегү, бәйләү кебек шөгыльләрне үзләштерү җиңел бирелсә, ир балалар агач эшенә, техникага һәвәс була. Шуңа күрә мәктәпләрдә, өстәмә шөгыльләнү учреждениеләрендә баланың сәләтенә карап төрле түгәрәкләр тәкъдим ителә. Әлбәттә, һәр төрле шөгыльнең үз үзенчәлеге бар. Мәсәлән, техник сәнгатькә, уйлап табуга сәләтлеләр күп булмаса да, алар бик кызыксынучан, вак детальләр белән эшләүне үз итүләре белән аерылып тора. Республика Президенты да сәләтле балаларны кече яшьтән ачыклап, алар-ны уйлап табучылар итеп әзерләргә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясады.
Зәйдә техник сәнгатькә, аерып әйткәндә авиамодельләр ясау белән шөгыльләнүгә өстенлек бирүче "Амфибия" клубы инде унберенче елын эшли. Балалар иҗат йортында эшләүче бу клубны үзе дә кечкенәдән авиатехника белән "авыручы" Игорь Феофилов җитәкли. Бүгенге көндә биредә 10 төркемдә 8әр бала шөгыльләнә. Малайлар, авиа һәм ракета модельләре ясап, техник сәнгать серләренә өйрәнә. Ә 14-18 яшьлекләр төркеме шәхси проектлары белән Россия күләмендәге ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган. 2010 елда Игорь Феофилов шәкертләре авиамодель спорты буенча республика чемпионы булды. Ә Россия буенча төрле ярышларда катнашып призлы урыннар яулау нәтиҗәсендә беренче унлыкта баралар. Бу аларга хәтта ракета модельләре әзерләү өлкәсендә дөнья чемпионатына чыгу мөмкинлеге бирде. Әлбәттә, дәрәҗәле ярышларда катнашу өчен финанс чыгымнары күп сорала, бу кыенлыклар тудыра, шулай да киләчәктә төрле модельләр ясауга, уйлап табуга ил, республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар артса, хәл яхшырыр дип өметләнәбез, ди Игорь Феофилов.
-Быел балалар иҗат йорты директоры спонсорлар ярдәме белән клубның матди базасын ныгытты. Алга таба агач эшкәртү, тимер кисү, тишү кебек станокларны яңартканда, арттырганда начар булмас, бу мөмкин кадәр күбрәк балаларга шөгыльләнү өчен шартлар тудыру булыр иде, -ди ул.
Павел Рагузин клубта дүртенче елын шөгыльләнә. 5нче мәктәпнең VII сыйныфында укучы яшүсмер бу шөгыльнең үзе өчен бик тә кызыклы булуын әйтә.
-Без биредә төрле самолет, ракета модельләрен сызымнарга карап, кисеп җыябыз. Бу, беренчедән, үлчәмнәрдә төгәллеккә өйрәнү өчен яхшы булса, икенчедән, сызым нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә. Шулай ук станоклар белән эш итү, үз проектларыбыз буенча самолетлар җыю - бик тә мавыктыргыч эш, - ди ул.
Булачак һөнәрләрен техник белгечлекләр белән бәйләүчеләр дә аз түгел. Соңгы елларда гына ике егет КАИның инженер-конструк-торлык бүлегенә укырга кергән, ә берсе махсус техник училищеда һөнәр үзләштерүен дәвам итә. Узган чакырылышларда контракт буенча хезмәт итәргә алынган ике егет ракета частена алынган. Кыскасы, чын-чынлап мавыгу эзсез югалмый. Шуңа күрә "Амфибия" клубының озын гомерле булуын, күбрәк балаларны үзенә җәлеп итүен телисе килә.