Безнең татар кызлары

2012 елның 29 декабре, шимбә

Безнең политехник көллияттә күптән түгел татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте. Ул Зәебезнең 365 еллыгына багышланды. Чарага адцан ук әзерлек алып барылды. Зәйнең 365 еллыгына багышлап күргәзмә оештырылды, линейкада Зәй тарихы һәм аның күренекле урыннары турында презентация күрсәтелде. Иң мавыктыргычы студентларның күңелен яулаган "Татар кызы - 2012" конкурсы булды. Конкурста Зәйдән генә түгел, Азнакай районы, Оренбург өлкәсендә яшәүче кызлар да катнашты. Алар конкурска ныклап әзерләнде.

Конкурсның беренче турында кызлар үзләре турында сөйләде, тормыш мизгелләреннән төзелгән фотоальбомны презентацияләде, һөнәрләрен күрсәтте. Кызларның белем дәрәҗәләре интеллектуаль уен барышында икенче турда сыналды. Алар биремнәрдә аптырап калмады, берсеннән-берсе өлгер, җитез итеп җавап бирде. Иң күп балл белән беренче урынга - 821нче төркем студенты, Азнакай кызы Алия Җиһангирова, икенче урынга - 1821нче төркем студенты, Сарсаз-Баграж кызы Анна Утяганова, өченче урынга 901нче төркем студенты Гүзәл Хәсәншина лаек булды. Кызларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International