Хәбәрләр

2012 елның 29 декабре, шимбә

«Өйгә юл»


Шәһәр мәдәният йортында (Мирный бистәсе) "Өйгә юл" дип аталаган үзенчәлекле кичә-очрашу үтте. Бистәдә яшәүчеләр һәм 5нче мәктәп укучылары белән очрашуга Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, быел хәрби хезмәттән кайткан Мирный егетләре - Дмитрий Галяминский, Денис Никитин, Ришат Шәйдуллин, Сергей Буриков һәм Тимур Вяльмин чакырылды. Хөрмәтләп сәхнәгә чыгарып, аларга илебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итеп, Зәй егете исеменә тап төшермәгәннәре өчен рәхмәт белдерелде.

Кичәдә шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Ху-җин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International