Җиңүчеләр арасында
Казанда "Костер" балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "Команда - 2013" дип аталган проект-конкурс-ның финал өлеше үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан иң яхшы 10 команда катнашты. Безнең район данын 4нче мәктәп укытучы, укучылары яклады. Нәтиҗәдә безнекеләр "Иң иҗади визитка" номинациясендә җиңү яулады.