Актив ветераннарга - Яңа ел бүләге

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2013 елга аяк басканда шәһәр һәм район Советы депутатлары ике күңелле акция үткәрде: шәһәр Советы депутатлары балалар бакчаларында "Сабыйларга - Яңа ел бүләге" акциясе оештырып, балаларга бәйрәм ясаса, икенче чара өлкәннәр өчен булды.

"Актив ветеранга - депутат бүләге" дип аталган акция кысаларында шәһәрнең - 18, авыл җирлеклә-ренең 22 сугыш һәм хезмәт ветеранына хакимиятнең зур залында бәйрәм оештырылды, депутатлар әзерләгән Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Әлеге чарага шәһәр-рай-онның яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертүче, авыл җирлеге, район тормышында актив катнашучы сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылды. Алар арасында мәгариф, мәдәният системасында күп еллар хезмәт куйган, партия, Совет органнарында эшләгән, язмышын авыл белән бәйләгән өлкәннәр бар иде. Район башлыгы Татьяна Воропаева, аларны Яңа ел белән котлап, намуслы, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

- Сез гомерегез буе районыбыз, Зәебезнең данын арттыру өчен хезмәт куйдыгыз. Кайда гына эшләсәгез дә, нинди генә вазифа башкарсагыз да, һәрвакыт яшьләргә үрнәк булдыгыз. Хәзерге вакытта да актив тормыш белән яшисез, - диде ул.

Ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин шулай ук тантанада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, бездә район җитәкчелеге тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына игътибар зур булуын ассызыклады.

Әлеге чара ветераннар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Аларны Кыш бабай һәм Кар кызы да тәбрикләде, котлаулар күңелле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International