Хәбәрләр

2012 елның 29 декабре, шимбә

Финалга чыктылар


Әлмәттә “Туым җондозы” (“Рождественская звезда”) дип аталган керәшен халык җырларын яшь башкаручыларының V республика фестиваленең төбәк этабы узды. Анда безнең районнан Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас”, “Азаль” балалар җыр һәм бию ансамбльләре катнашты. Нәтиҗәдә ансамбльләр арасында “Мирас” – беренче, “Азаль” икенче урын алды. Солистлардан Алена Муханова җиңү яулады. Алар 26 гыйнварда фестивальнең финал өлешендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International