ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе
22 гыйнварда Самара шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча «Сатори Кубогы» ачык ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 18 шәһәреннән 300 дән артык спортчы катнашты.

23
гыйнвар, 2022 ел
якшәмбе
21-23 гыйнвар көннәрендә Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган «көрәш» буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

22
гыйнвар, 2022 ел
шимбә
Бүген Зәй балалар музыка мәктәбенең концерт залында юбилей концерты булды. Тантана сәбәпчеләре - мәктәпнең педагогик коллективы һәм аны тәмамлаучылар.
Бүген «Яшьлек» боз сараенда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышларының тантаналы ачылышы булды.

21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген 4 нче урта мәктәпнең актлар залында “35 нче квартал”, “Воздвиженка”, “Кармалка” торак пункты һәм шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр, район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашында халык җыены узды.


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй-2 микрорайоны Яшьләр үзәгендә кече идарә коллегиясе узды. Яшьләр эшләре буенча идарә коллегиясе - оешма өчен дә, актив яшьләр өчен дә бик мөһим чара санала. Чөнки яшьләр командасы өчен ул узган ел эшенә йомгак ясау, киләсе елга планнар раслау, тантаналы шартларда очрашу һәм актив гражданлык позициясе өчен лаеклы бүләк алу мөмкинлеге булып тора.
Кешеләр үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак белгән саен, заманча җәмгыятьнең шактый катлаулы шартларында алар үзләрен ышанычлырак тоя. Хокукларны, законнарны белү, һәркемгә, бигрәк тә яшь буынга кирәк.
21-23 гыйнварда Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.
Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә.

19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген Бигеш авыл җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов һәм Зәй муниципаль районы хезмәтләре вәкилләре катнашында халык җыены узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International