Зәйдә Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узачак

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе
21-23 гыйнварда Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышларда Татарстан Республикасының 21 муниципаль районыннан һәм Россия Федерациясенең 15 регионыннан 300 дән артык көрәшче катнашачак. 2004-2005 елгы егетләр-5, 2006-2007 елгы егетләр-3, 2008-2009 елгы егетләр-2, ир-атлар 8 авырлык категориясендә көч сынашачак. Ачылу тантанасы район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында 22 гыйнварда 11 сәгатьтә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International