Зәй муниципаль районы командасы-Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган «көрәш» буенча Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе

2022 елның 23 гыйнвары, якшәмбе
21-23 гыйнвар көннәрендә Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган «көрәш» буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ике көн киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Зәй муниципаль районы командасы, 2 урынны - Башкортостан Республикасы, 3 урынны- Теләче муниципаль районы командасы яулады. Безнең командага лаеклы җиңүне 130 кг авырлык категориясендә Радик Сәлахов- (1урын), 75 кг авырлык категориясендә Булат Гадершин (2 урын) алып килде. 2006-2007 елгы егетләр арасында 50 кг авырлык категориясендә Ибраһимов Җәмил 1 урынны яулады. 2004-2005 елгы егетләр арасында 55 кг авырлык категориясендә 1 урынны Миннегалиев Илфат, 3 урынны Сәрвәров Нияз алды. 2008-2009 елгы егетләр арасында 36 кг авырлык категориясендә 1 урынга Мөхәммәтов Рамазан лаек булды. Көрәшчеләргә алга таба да зур җиңүләр телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International