ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга
2022 елның 3 февралендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Алдан язылу һәм белешмәләр өчен телефон: 8 (85558) 7-30-94.
Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2022 елда физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм салымнан тотып калынган акчаны алу өлешендә физик затлар кеременә салым буенча законнардагы үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра.
Ватан нәрсә ул? Безнең Ватан, Россия,туган җиребез безнең өчен нәрсә ул? Һәрберебез өчен бу үзенчәлекле төшенчә.

27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе
2022 елның 1 февралендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторович гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу 8(85558)7-30-94 телефоны буенча.
«Мәгариф» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында 2021 елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр үзәге ачылды.

26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе
25 гыйнварда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Бердәм Россия» партиясенең XXXIV региональ конференциясе узды. Конференциядә политсоветның биш ел эчендәге эшенә нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе
25 гыйнварда Россиядә, гадәттәгечә, Россия студентлары көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне барлык ил һәм уку йортлары студентларын берләштерә.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
«Спорт тормыш нормасы» федераль проекты, «Демография» милли проекты кысаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Зәй муниципаль районының ГТО тестлау үзәгендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының физик әзерлек дәрәҗәсенә туры килү-килмәүгә тест узу мөмкинлеге бар.

24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында югары нәтиҗәле газ чистарту җиһазын рәсми төстә эшләтеп җибәрү чарасы үтте. Анда Росприроднадзор, Роспотребнадзор вәкилләре, җирле предприятиеләр: Зәй ГРЭСЫ, «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International