Каратэ киокусинкай буенча "Сатори Кубогы" ачык ярышлары узды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

22 гыйнварда Самара шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча «Сатори Кубогы» ачык ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 18 шәһәреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Зәйне тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннарның шәкертләре тәкъдим итте, безнең егетләр югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Үз категорияләрендә Кәмәлиева Амелия, Бочкарев Виталий, Ишмөхәммәтов Әмир, Воробьев Данил, Хөснетдинов Марат җиңүче булды. Алиев Алибек, Павлов Даниил финалда үз клубларына оттырып, көмеш медальләргә лаек булды. Зеленин Максим, Скопинцев Георгий, Селиверстов Валерий бронза призерлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International