Зәй балалар музыка мәктәбе 60 еллыгын билгеләп үтә

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Бүген Зәй балалар музыка мәктәбенең концерт залында юбилей концерты булды. Тантана сәбәпчеләре - мәктәпнең педагогик коллективы һәм аны тәмамлаучылар. Моннан алтмыш ел элек мәктәп Зәйнең кыз һәм егетләре өчен үз ишекләрен ачты. Хәзер бу учреждение уңайлы сыйныфлар, зур концерт залы булган, өр –яңадан җиһазландырылган иң күркәм биналарның берсе. Юбилярларны котларга һәм аларга бүләкләр тапшырырга Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев килделәр. Россия Федерациясе Мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән виолончели классы укытучысы Кадыйрова Люция Павловна бүләкләнде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре белән скрипка классы укытучысы Блинова Римма Зәйтун кызы, фортепиано классы укытучысы Федюнина Ольга Борисовна, теоретик фәннәр укытучысы Филимонова Татьяна Николаевна бүләкләнделәр. "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф - гадәтләрне саклау ресурс үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәт хаты директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рыцова Светлана Вячеславовна һәм теоретик дисциплиналар укытучысы Рыжова Ирина Сергеевнага бирелде. "Татнефть" хәйрия фондының Рәхмәт хатлары баян сыйныфы укытучысы Красильникова Надежда Васильевнага, домра сыйныфы укытучысы Селиверстова Зөлфия Харис кызына, фортепиано сыйныфы укытучысы Тимофеева Татьяна Александровнага, тынлы уен кораллары сыйныфы укытучысы Шамов Александр Александровичка тапшырылды. Юбилейга багышланган концертта мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм зур күтәренкелек белән узды. Юбилеегыз белән, музыка мәктәбе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International