Зәйнең “35 нче квартал”, “Воздвиженка”, “Кармалка” торак пункты һәм шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләренең халык җыены узды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген 4 нче урта мәктәпнең актлар залында “35 нче квартал”, “Воздвиженка”, “Кармалка” торак пункты һәм шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләренең район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән берлектә халык җыенында узды. Разиф Галиевич утырышта катнашучыларны районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды һәм 2022 елга перспектив юнәлешләрне билгеләде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Р. Садретдинов шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча эшләрнең барышы белән таныштырды. Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының участок уполномоченные Н.А. Комаров микрорайондагы оператив хәлләр турында сөйләде, гражданнарны законнарны һәм тәртипне сакларга, мошенниклардан сакланырга, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм уяу булырга чакырды. Санитар-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү чаралары турында "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсенең Әлмәт, Зәй шәһәрләрендәге территориаль бүлеге башлыгы Ринат Насыйбуллин һәм Зәй район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов хәбәр итте. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халык сорауларына тулы җаваплар бирделәр. Җыенга Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International