Кешеләр үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак белгән саен, заманча җәмгыятьнең шактый катлаулы шартларында алар үзләрен ышанычлырак тоя. Хокукларны, законнарны белү, һәркемгә, бигрәк тә яшь буынга кирәк. 20 гыйнварда С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә инде унберенче ел эшләп килүче “Кеше. Канун. Җәмгыять” клубының чираттагы утырышы узды. Шәһәребезнең 4 нче мәктәбе 8 А сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Р.И. Борисенко) белән утырышны китапханәче З.И. Гыйльманова үткәрде. Хокук бозулар, җаваплылылык турында биремнәр турнир өчен махсус сайлап алынган иде. Катнашучыларга җиңел булмады, алар җәмгыять белеме дәресләрендә алган белемнәрен генә кулланып калмыйча, турнир темасы белән бәйле булган китаплар, фильмнар, мәкальләрне искә төшерделәр. Хокукый белемнәр безгә һәрвакыт кирәк, әмма без аларны тулы күләмдә беләбез дип әйтә алмыйбыз, шуңа күрә хокукый тәрбия һәм белем бирү теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы яшьтә актуаль булып тора. Әлеге турнирда укучылар хокук өлкәсендә яңалыклар һәм бик күп кызыклы,файдалы мәгълүмат алдылар, бу аларга тормышта һәм укуда, һичшиксез, ярдәм итәчәк.