Бигеш авыл җирлегендә халык җыены узды

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Бигеш авыл җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов һәм Зәй муниципаль районы хезмәтләре вәкилләре катнашында халык җыены узды. Разиф Кәримов халыкны районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлегенең эш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев сөйләде. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәл, авыл җирлекләре рейтингы,  халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары  мәсьәләләр каралды. Җыенга район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады. Шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында гражданнар җыеннары бүген Дурт-Мунча һәм Түбән Биш авыл җирлекләрендә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International