Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры ачылды

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Бүген «Яшьлек» боз сараенда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышларының тантаналы ачылышы булды. Ярышларда Татарстан Республикасының 21 муниципаль районыннан һәм Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы - Кәримов Разиф Гали улы, Россия Көрәш федерациясе Вице-президенты Ногуманов Равил Уел улы, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры - Таһиров Марсель Шәрипҗан улы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы - Вафин Раиф Ришад улы, ярышларның баш хөкемдары, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. «Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән Мингазов Айрат Рәшит улы бүләкләнде. «Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры» күкрәк билгесе һәм таныклыгы Хәмидуллин Руслан Роберт улына тапшырылды; Намуслы хезмәте һәм билбау көрәшен үстерүгә керткән өлеше өчен, Кәримов Разиф Гали улы Россия Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты һәм сувениры белән бүләкләнде. Васильев Максим Петровичка «Россиядә көрәш үсешенә керткән өлеше өчен» ордены тапшырылды. «Россиядә көрәш үсешенә керткән өлеше өчен» II дәрәҗә медале Чапков Александр Владимировичка бирелде; Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең Рәхмәт хатлары белән Борһанов Таһир Гыйльметдин улы, Минһаҗев Айрат Рәшит улы бүләкләнделәр. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына Уразайкин Данила Дмитриевич ия булды. Милли көрәш буенча район ярышлары 1999 елдан башлап 9 ел дәвамында Ринат Фәрдиев призына, 14 ел рәттән ярышлар аның истәлегенә багышлана. 2016 елда турнир республика рангына керде, ә 2019 елдан башлап Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International