Үзәк китапханәдә "Каләм очында кылыч көче бар" дип исемләнгән чара узды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә. 20 нче гыйнвар көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханесенең татар әдәбияты бүлегендә якташыбыз, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филипповның тууына 85 ел тулуга багышланган “Каләм очында кылыч көче бар” дип исемләнгән чара узды. А.С. Филиппов районыбызның Зичәбаш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында, җидееллыкны- Кабан –Бастырыкта, урта белемне Түбән биш мәктәбендә ала. 1967 елда Казан дәүләт универститетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, 1975 елда Ленинград Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлый. Журналистлык эшчәнлеген Татарстан радиоташырулар комитетында “Соңгы хәбәрләр” редакциясе корреспонденты буларак башлап җибәрә, “Яшь ленинчы”, Апас районында чыга торган “Йолдыз” газетасында баш мөхәррир, ә 1983-2004 елларда Александр Сергеевич Татарстанның Идел- Зөя төбәгендәге районнарда “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе вазифасын башкара. А.С. Филиппов язучы һәм публицист буларакта татар дөньясында күренекле шәхес. Аның “Карендәшләр”, “Буранлы яшен”, “Урман акланы” һ.б. китаплары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Бүгенге кичәдә китап укучыларыбыз А. Филипповның хикәяләре, очерклары һәм шигырьләре белән таныштылар. Тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган бай презантация һәм китап күргәзмәсе аларда аеруча кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International