ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга
Районыбызда яшәүче халыкларның уртак бәйрәменә әверелгән Питрау быел да Кашкатау итәгендә зур оешканлык, ныклы әзерлек белән, күпсанлы кунаклар катнашында чын халык бәйрәме буларак узды.

11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе
11 июль көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Бүген районда комбайннар парады узды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендәге махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2019 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерде.
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Ленин урамы, 28, 30, 32, 34, Ялчыгол урамы,1, Җиңү Проспекты, 1/07, Тавлин урамы,32, Нариманов урамы, 23 нче йорт адреслары буенча торак фондка капиталь ремонт ясау объектларын карап чыкты.
Бүген һәр районда, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм авыл җирендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе - Маракиннар гаиләсе, алар менә өченче ел инде районыбызның Урта Пәнәче авылында йомырка сала торган тавыклар һәм бройлерлар үстерәләр.

10 июль көнне С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында "Мәхәббәт белән җылытылган учак" дигән бәйрәм программасы үткәрелде.

“Бердәм Россия көне" кысаларында, Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Без-үз ил гражданнары!"- нәкъ менә шундый исем астында танып-белү викторинасы үтте.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән һәм илкүләм проектының Татарстан Республикасындагы составына кергән эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен федераль һәм Татарстан Республикасы бюджетлары хисабына укыту мөмкинлекләре турында хәбәр итә.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.А. Нифатов катнашында капиталь ремонт объектларында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча күчмә киңәшмә үтте.

10
июль, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген Зәйдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең 2019 елның 6 аенда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International