Зәй районында бөртек җыю комбайннарын кабул итү булды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

 Бүген районда комбайннар парады узды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендәге махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2019 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә "Агрокөч" АҖ генераль директоры урынбасары-Шакиров Б. З., авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе белгечләре катнашты. Комиссияләр эшенә 50 бөртек җыю комбайны, шулай ук салам әзерләү һәм ташу, туфрак эшкәртү техникасы тәкъдим ителде. Комиссия әгъзалары беренчеләрдән булып "Зәй шикәре"АФ ҖЧҖ комбайннарын, тракторларын һәм автомашиналарын карадылар. Урак өстендә 14 комбайн эшләячәк. Аннары график буенча "Зәй" АФ, "Восток" АФ, "Нива"ҖЧҖендә ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерделәр. Район башлыгы кырчылык хезмәтчәннәре белән әңгәмә барышында алар алдында торган бурычларны җиткерде, матди ярдәм чаралары белән таныштырды. Төп таләп - сыйфатлы, югалтуларсыз уңыш җыеп алу. Ашлык җыю техникасының әзерлеген билгеләгәндә герметиклык хәлиткеч әһәмияткә ия, шуның өчен һәр комбайнны кыр аша керттерделәр. "Эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк", - дип ассызыклады район башлыгы Р.Г. Кәримов. Һәр отряд су ташу машинасы һәм туфрак эшкәртү агрегаты белән комплектланган. Аннан соң комиссия әгъзалары янгын сүндерү чаралары, аптечкалар һәм махсус киемнәрне карадылар. Барлык хуҗалыклар да урып-җыю чорында кирәкле булган җиһазлар һәм запас частьләр белән тәэмин ителгән. Биредә "Агрокөч Сервис" ЯАҖнең күчмә ремонт бригадалары эшләячәк. Тулаем район буенча бөртеклеләрне җыюда 60 комбайн эшләр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International