2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, 45 муниципаль стратегияне эшләү һәм раслау буенча үзәкләштерелгән эш башкарылды, аларның һәркайсы республиканың якындагы муниципалитетлары белән килештерелде, Татарстанның 2030 стратегиясе, шулай ук республиканың тармак проектлары һәм программалары белән синхронизацияләнде.
Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар белән очрашулар дәвам итә. Территория комиссиясе әгъзалары әлеге категория гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча эш бирүчеләрне һәм аларның хезмәткәрләрен консультацияләү максаты белән предприятие-оешмаларга чыга.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, республикада «Россия Саклык банкы» ААҖ , Google компаниясе белән берлектә «Бизнес класс» белем бирү программасын (алга таба - Программа) гамәлгә ашыруны дәвам итә.