Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бу гаиләдә бала чебиләр карауны мультфильмнардан һәм компьютер уеннарыннан өстенрәк күрә
2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Бүген һәр районда, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм авыл җирендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе - Маракиннар гаиләсе, алар менә өченче ел инде районыбызның Урта Пәнәче авылында йомырка сала торган тавыклар һәм бройлерлар үстерәләр. «Күрәсең, безнең эчтә будильник урнаштырылган, ахры, – дип шаярталар Маракиннар гаиләсендә. – Сәгать иртәнге биштә торабыз. Улыбыз Аркадий – төп ярдәмчебез, ул да безнең кебек, озак йоклап ятмый. Иртәнге алтыдан ул аякта, хуҗалыкта булыша». Ирле-хатынлы Альберт һәм Светлана, иртән ашап та тормыйча, тизрәк фермага тавыклары янына, аларны ашатырга, су бирергә ашыгалар. Ике катта бишәр мең кош авызларын ачып, ашарга көтеп торалар. Тәүлек эчендә алар бер тонна азык ашыйлар. Тулысынча җитлегү өчен аларга 23 тоннага кадәр азык кирәк. «Безнең өйдә корпустагы температураны күрсәтә торган табло куелган. Бу тиз арада градусны көйләргә мөмкинлек бирә”, – дип сөйли Альберт. Светлана тавыклар үрчетү эшенә эшкә керешкәнгә кадәр почта бүлекчәсе башлыгы булып эшләгән, ә ире - агрофирмада машина йөртүче. 2016 елда алар тормышларын башка якка үзгәртергә булалар. Туганнары киңәше һәм ярдәме белән алар бер млн. сум кредит алалар, шул акчага 318 кв. метрлы ике катлы корпус төзи башлыйлар. Объектны берничә ай эчендә төзеп тә бетерәләр. «Бу төзелештә 30лап кеше катнашты, барысы да туганнар. Бу чакта хатын-кызлар тәмле төшке аш һәм кичке аш әзерләделәр. Безнең гаилә бик зур һәм тату, – ди хуҗабикә Светлана. – Аннары җайланмалар сатып алдык – автомат суэчергеч һәм дизель җылылык вентиляторы». «Йомырка тавыклары чебешләрен һәм бройлерлар чебешләрен Удмуртиядән кайтарабыз. Башта 100 көн буена йомырка сала торган тавыкларны үстерәбез, аннары елга ике яки өч мәртәбә (ай буе) бройлерны, - дип, сүзгә кушыла Светлананың ире. – һәр яңа партия алдыннан корпусны чистартабыз, дезинфекциялибез, бинаны 32 градуска кадәр җылытабыз, агач чүбе сибәбез». Кошлар зур үсеп, күпләп сатып алучылар кулына эләккәнче Маракиннар көнгә унбишәр мәртәбә фермага йөриләр, алар шулай тавыкларның хәлен, бинаның торышын, техниканың төзеклеген тикшереп торалар. Күпләп алучыларның күпчелеге Татарстаннан, даими сатып алучылар бар. Альберт һәм Светлана – гади һәм намуслы кешеләр, шуңа күрә кешеләр аларга рәхәтләнеп килә. Кошларга вакытында вакциналар ясыйлар. Аларга сыйфатлы азык, витаминнар бирәләр. Маракиннарның улы Аркадий килүчеләрне бик җылы каршы ала, аларга барысын да җентекләп аңлата. «Исәнмесез. Килегез, биредә безнең бройлерлар яши. Хәзер аларның авырлыгы 1,5 - 2 килограммга җитә. Менә карагыз, үлчәүгә куябыз – 1,7 килограмм», – дип сөйли кечкенә фермер Аркадий. Уллары үскәч, гаилә терлекчелек фермасы булдыру турында уйлый. Моннан тыш, фермада әти-әнисенә кызлары Марина, Алена, Наташа, кияүләре Эдуард һәм Артем, каенана Наталья Макаровна да бик булыша. Тагын бер булышчы - оныклары үсә. Альберт белән Светлана, тавыклардан тыш, тагын күпсанлы мал-туар асрыйлар – сыерлар, үгезләр, дуңгызлар, казлар. Күршеләрендә яшәүче ялгыз карт әбигә дә булышырга вакыт табалар. Менә эшле, мәшәкатьле тагын бер көн узып китте. Күрше бүлмәдә уллары татлы йокыга талган. Ул компьютер уеннарын һәм мультфильмнарны читкә калдырып, иртәгәсе көндә хуҗалыкта булышу өчен йокысын туйдыруны кулайрак күрә. Ирле-хатынлы Альберт һәм Светлана йокы алдыннан телевизордан сериал һәм яңалыклар түгел, ә таблода җылылыкны карыйлар. 28 градусны күрсәтә икән, димәк, фермада барысы да тәртиптә – кошларга җылы, тынычлап йокларга да була.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз